Логотип
Хәбәрләр

«Татмедиа» иң актив абунәчеләре арасында телевизор һәм цифрлы фотоаппаратлар уйнатты

Бүләкләр уйнатуда иң актив 237 абунәче катнашты. Бүген «Татмедиа» АҖ үткән елгы язылу кампаниясенең иң актив катнашучылары арасында кыйммәтле бүләкләр уйнатты. Бүләкләр арасында 15 юрган, өч цифрлы ф...

Бүләкләр уйнатуда иң актив 237 абунәче катнашты.

Бүген «Татмедиа» АҖ үткән елгы язылу кампаниясенең иң актив катнашучылары арасында кыйммәтле бүләкләр уйнатты. Бүләкләр арасында 15 юрган, өч цифрлы фотоаппарат һәм 32 сантиметр диагональле телевизор бар иде. Бүләк уйнатуда  иң актив 237 абунәче катнашты.

Бу юлы Татарстанның 45 районы, Свердловск өлкәсе һәм Башкортстан Республикасында яшәүче иң актив укучылар үз бәхетләрен сынады. Бүләкләр уйнатуда беренче тапкыр Кырым Республикасында яшәүче абунәчеләр дә катнашты. Проектта катнашу өчен, «Татмедиа» тарафыннан нәшер ителә торган ким дигәндә өч басмага язылырга кирәк иде.

Арча районыннан Мөнирә Исмәгыйлева, Чаллыдан Илгиз Хуҗин һәм Азнакай районыннан Светлана Шпакова цифрлы фотоаппаратларга ия булды. Мамадыш районыннан Энҗе Нәҗмиевага телевизор тапшырылды.

Быел «Чаян» журналының махсус бүләге дә бар иде. "Чаян" бүләге - электр үтүгенә Буа районыннан Мәсгудә Юнысова лаек булды.

 

Татар-Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк