Логотип
Хәбәрләр

«ТАТМЕДИА» телевизор бүләк итә!

«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгытенең кимендә өч басмасына язылып, телевизор, цифрлы фотоаппарат, йон одеял кебек кыйммәтле бүләк отарга була. Аның өчен язылу квитанцияләре күчерелмәсен оештыручы адресына...

«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгытенең кимендә өч басмасына язылып, телевизор, цифрлы фотоаппарат, йон одеял кебек кыйммәтле бүләк отарга була. Аның өчен язылу квитанцияләре күчерелмәсен оештыручы адресына гына юлларга кирәк. Бу хакта «ТАТМЕДИА» җәмгыятенең рәсми сайтында хәбәр ителә.

Татарстанның һәр районында бүләк уйнату нәтиҗәләреннән тыш, төп җиңүче итеп «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте газета-журналларына язылу бәясе иң зур суммада булган абунәче билгеләнә.

Беренче эш итеп, акциядә катнашкан басмалар исемлеге белән танышырга кирәк. Аннан 2019 елның беренче яртыеллыгына, ягъни алты айга, кимендә өч газета-журналга язылырга. Язылу квитанцияләре күчерелмәсен 420066, Казан, Декабристлар урамындагы 2нче йорт адресына, «Акция» дип язып, яисә podpiska@tatmedia.ru адресына электрон почта аша юлларга кирәк. Үзеңнең телефон номерыңны да күрсәтү мөһим.

Акция 2018 елның 20 октябреннән 2019 елның 20 мартына кадәр дәвам итәчәк. Бүләк уйнату 2019 елның 15 февраленә планлаштырылган.

Белешмәләр өчен телефон: (843) 222 09 84 (өстәмә1261).

Чыганак: Татар-информ

Фото: Г.Ярмиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк