Логотип
Хәбәрләр

Татьяна Мамаева вафат

Күренекле журналист һәм театр тәнкыйтьчесе Татьяна Мамаева вафат. Бу хакта Галиәсгар Камал исемендәге театр инстаграм аша хәбәр итте. «Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры коллективы күптә...

Күренекле журналист һәм театр тәнкыйтьчесе Татьяна Мамаева вафат. Бу хакта Галиәсгар Камал исемендәге театр инстаграм аша хәбәр итте.

«Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры коллективы күптәнге дустыбыз, Татарстанның әйдәп баручы театр тәнкыйтьчесе Мамаева Татьяна Валентиновнаның үлеме хакындагы кайгылы хәбәрне бик авыр кабул итте. Безнең өчен бу бик зур югалту. Камал театры хакындагы бик күп язмалар авторы Татьяна Мамаева үрнәк профессиональ тәнкыйтьче иде. Без аны һәрвакыт юксыначакбыз...», – дип хәбәрли театр.

Соңгы елларны «Реальное время» редакциясендә эшләгән. Мәгълүмәт буенча, журналист онкология авыруы белән көрәшкән.

Татьяна Валентиновнаның туганнары, якыннары, иҗатын яратучылар һәм театр сәнгатенә битараф булмаган һәркемнең тирән кайгысын уртаклашабыз!

Автор: Г. Вәлиева

Фото: pixabay.com/ Рамил Гали (архив)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк