Логотип
Хәбәрләр

Тавыш бирү кабинасына кергәндә, илгә, халкыбызга иминлек телим – Салават Фәтхетдинов

Казан, 18 март, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов, хатыны Ләйсән ханым белән 389 сайлау участогына килеп, Россия Президенты сайлауларында катнашты. Сала...

Казан, 18 март, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов, хатыны Ләйсән ханым белән 389 сайлау участогына килеп, Россия Президенты сайлауларында катнашты.

Салават Фәтхетдинов та, Ләйсән Фәтхетдинова да һәр сайлаучы кебек, паспортларын биреп, сайлау бюллетене алды һәм махсус кабинага кереп, бланкка тамга куеп чыкты. Аннан чыккач, ирле-хатынлы Фәтхетдиновлар бюльлетеннәрен “Аллага тапшырдык” дип, урнага салды

"Сайлауга йөрүемнең ике кызыклы моменты бар, – диде Салават Фәтхетдинов “Татар-информ” хәбәрчесенә. - Беренчедән, сайлау көне - минем гаиләгә бәхет. Мин сайлау көне җиткәндә, гатсрольләрне туктатып, өйгә кайтам. Аннан соң эш эзләп, бәхет эзләп тагын чыгып китәм. Икенчедән, мин үзем генә белә торган догаларым, теләкләрем бар. Тавыш бирү кабинасына кергәнче, мин, мәчеткә кергән сыман, башта Татарстанга, халкыма иминлек телим. Кем белә, бәлки, Аллаһы Тәгаләнең “Амин” дигән чагына туры килер. Шуңа күрә бүген дә, илебезгә, Татарстаныбызга, халкыбызга бәхетләр теләп, шушы процедураны үтәдем”. 

Исегезгә төшерик, бүген 17 сәгатьтә “Казан-Арена” стадионында, сайлау уңаеннан оештырылган зур концертта Элвин Грей, Егор Крид, Валерий Меладзе һәм Салават үзе дә чыгыш ясаячак.

татар-информ

Фото: Чулпан Шакирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк