Логотип
Хәбәрләр

Тавыш бирү урыннарында 16,5 мең күзәтүче утыра

Татарстан иҗтимагый палатасы төзәтмәләр буенча тавыш бирү участокларына 16,5 мең күзәтүче җибәргән.

Татарстан иҗтимагый палатасы төзәтмәләр буенча тавыш бирү участокларына 16,5 мең күзәтүче җибәргән. Бу хакта ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева Гомумроссия тавыш бирүләренең Республика матбугат үзәгендә белдерде.

«Иҗтимагый палатадан барлыгы 16 мең 543 күзәтүче җибәрелде. Алар тавыш бирүнең барлык этапларында да эш графиклары буенча бүленгән иде. Иң мөһиме — тавыш бирүнең барлык форматларын, шул исәптән йорт яны участокларында һәм өйдә тавыш бирүне тәэмин итү. 25 июньдә барлык күзәтүчеләр дә участокларда иделәр», — диде ул.

 Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк