Логотип
Хәбәрләр

Театр артистлары Сабан туе көне билгеле булды

17 августта  11:00 сәгатьтә  Теләче районы Сабан туе мәйданында XII Театраль Сабан туе була. Бу турыда Тинчурин театрының матбугат хезмәте хәбәр итте. Сәнгать әһелләре кашыкка йомырка кабып йөгерү, г...

17 августта  11:00 сәгатьтә  Теләче районы Сабан туе мәйданында XII Театраль Сабан туе була. Бу турыда Тинчурин театрының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Сәнгать әһелләре кашыкка йомырка кабып йөгерү, гер күтәрү, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, милли көрәш кебек традицион уеннар белән беррәттән, бию марафоны, эстафета кебек үзенчәлекле ярышларда көч сынашачак.

Театрлар Сабан туен ТР Мәдәният министрлыгы, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры һәм Теләче районы хакимияте оештыра. 

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк