Логотип
Хәбәрләр

Театр дөньясы зур югалту кичерә...

Башкортстан Республикасы Дәүләт академия рус драма театрының сәнгать җитәкчесе Михаил Рабинович вафат. Бу хакта Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Башкортстан Республикасы Дәүләт академия рус драма театрының сәнгать җитәкчесе Михаил Рабинович вафат. Бу хакта Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Михаил Исакович Рабинович 1940 елның 23 августында Уфада туган. 1961 елда Уфа авиация институтына укырга керә һәм уку вакытында студентлар театрын оештыручыларның берсе була. 1971 елдан 1976 елга кадәр Щукин исемендәге театр училищесында укый (режиссерлык бүлеге, А.М.Поламишев курсы).

Махачкалада (Дагыстан) М. Горький исемендәге урыс драма театрында режиссер-куючы булып эшли. 1984 елдан - Уфада Республика рус драма театрының баш режиссеры.

1998 елдан башлап Башкортстан Республикасы рус драма театрының сәнгать җитәкчесе була. Театр сәхнәсендә рус, чит ил һәм башкорт авторларының әсәрләре буенча 50гә якын спектакль куелган. Михаил Исакович эшләгән дәвердә театр «академия» статусын ала, берничә тапкыр төрле еллардагы Россиякүләм һәм халыкара фестивальләрдә призер була.

1986 елдан Уфа дәүләт сәнгать институтында укыта, актерлык һәм режиссерлык курсларының җитәкчесе һәм педагогы була. 

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк