Логотип
Хәбәрләр

Театр тәнкыйтьчеләре Чаллы курчак театры спектакле премьерасын карадылар

Чаллы дәүләт курчак театрында өлкәннәр өчен “Горебогатырь Косометович” спектакле премьерасы күрсәтелде. Спектакльне беренче булып театр тәнкыйтьчеләре карады. Чаллы сәхнәсендә әкиятне Г.Камал исеменд...

Чаллы дәүләт курчак театрында өлкәннәр өчен “Горебогатырь Косометович” спектакле премьерасы күрсәтелде. Спектакльне беренче булып театр тәнкыйтьчеләре карады.

Чаллы сәхнәсендә әкиятне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры режиссеры Илгиз Зәйниев куйды. Сюжет әнисе һәм тәрбияче карамагындагы баш геройның маҗаралар эзләп йөрүенә нигезләнгән. Бер көнне аның өйдәгеләрдән качып китеп әкияти кара көчләр белән сәфәргә чыгасы килгән. Геройның уйланылмаган сәяхәте нәрсә белән тәмамлануын чаллылар яңа сезонда беләчәк.

Чаллы курчак театры эшенә беренче булып театр эшлеклеләре һәм тәнкыйтьчеләре төркеме бәя бирде.

Кунаклар спектакльнең көчле якларын билгеләп үтте. Шулай ук кайбер искәрмәләр дә ясадылар. Кайбер фикерләр спектакльне сезон ачылышына әзерләүдә исәпкә алыначак, диделәр театрда.

татар-информ

Фото: Набережночелнинский театр кукол

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк