Логотип
Хәбәрләр

Театр тәнкыйтьчеләре Казан тамашачысының фестиваль өчен Буага киләчәгенә ышана

(Казан, 21 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Кайчан да булса Казанның театрал тамашачысы Буага спектакль карарга махсус килергә мөмкин. Театр тәнкыйтьчеләре “Буа: диалог киңлегендә” халыкара т...

(Казан, 21 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Кайчан да булса Казанның театрал тамашачысы Буага спектакль карарга махсус килергә мөмкин. Театр тәнкыйтьчеләре “Буа: диалог киңлегендә” халыкара театр фестиваленең киләчәген шулай фаразлый.

“Мин бу фестивальнең Буа шәһәре тормышына үзгәреш кертәсенә ышанам, әмма ул тиз генә булмый, акрынлап булыр, - ди театр тәнкыйтьчесе, “Алтын битлек” театр фестивале эксперты Александр Вислов. – Үз-үзебезгә алдаша алмыйбыз: залларның әлегә тулы булмавын да күрәбез. Театр фестиваленең вакыйга буларак һәр Буа кешесенең аңына кереп утырган дия алмыйбыз. Бу акрынлап килә торган әйберләр. Бишенче фестивальләргә Буалылар һәм күрше-тирә районнар аңа ияләшәчәк”.

“Бәлки, мин романтиктыр, әмма мин киләчәктә Казан һәм Ульяновск кешеләренең фестиваль өчен Буага килеп, монда берничә көн торып китәселәренә ышанам. Раил Садриевның һәм Нияз Игъламовның оештыру сәләте, коллективның тырышлыгы моны эшли алачак”, - ди ул “Буа: диалог киңлегендә” халыкара театр фестивале турында.

24 май көнне Буага спектакль карарга Казан, Ульяновск шәһәрләре, республиканың төрле районнары тамашачысы киләчәк килүен, әмма бу әлегә Сергей Безруков моноспектакле өчен. Раил Садриев әлеге спектакльнең үзләре өчен бик чыгымлы һәм мәшәкатьле булуын таный. Әмма моның фестивальне таныту өчен кирәк булуын җиткерде.

Фестиваль Буа дәүләт театры инициативасы белән оештырыла. Программа директоры – Нияз Игъламов. Фестивальдә 22 театр коллективы катнаша. Халыкара статусны Швейцариядән, Казахстаннан һәм Азәрбәйҗаннан килгән театрлар билегли. Кунаклар спектакльләр өчен бик югары планка куелганылыгын билгеләп үтәләр.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк