Логотип
Хәбәрләр

«Теге авыру миңа да килеп җитте...»

Пандемия һәм карантин башлануына якынча бер ел вакыт узып китте. Шул дәвердә коронавирус белән шактый кеше авырып алды. Шул исәптән, татар эстрада артистлары арасында авыручылар да булды.

Пандемия һәм карантин башлануына якынча бер ел вакыт узып китте. Шул дәвердә коронавирус белән шактый кеше авырып алды. Шул исәптән, татар эстрада артистлары арасында авыручылар да булды.

Шушы көннәрдә Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева да коронавирус белән авырганы билгеле булды. Җырчы сөйләве буенча, ул әлеге вакытта авыр хәлдә.

«Ел буена бер тапкыр да чирләмәгән идем. Теге авыру миңа да килеп җитте. Март төрле вакыйгаларга бай булды, ә организм резина түгел. Бирештем… Мине күпләр югалткандыр. Гафу итегез, бу көннәрдә телефон трубкасын алырлык та хәлем булмады. Җир белән күк арасында идем. Минем өчен борчылып торган һәм изге теләкләр язган барлык кешеләргә зур рәхмәт. Мин табиблар күзәтүе астында. Хәзер барысы да җиңелрәк булыр дип өметләнәм. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз», – дип яза Айгөл Бариева инстаграм битендә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Айгол, зинхар узенне сакла!