Логотип
Хәбәрләр

Тел белгече вафат

Бүген күренекле тел белгече, фән эшлеклесе Фәһимә Хисамова 81 яшендә вафат булды. “Бик авыр хәбәр килде. Хөрмәтле укытучыбыз, күренекле тел белгечебез, дустыбыз Фәһимә апа Хисамова вафат булган. Урын...

Бүген күренекле тел белгече, фән эшлеклесе Фәһимә Хисамова 81 яшендә вафат булды.

“Бик авыр хәбәр килде. Хөрмәтле укытучыбыз, күренекле тел белгечебез, дустыбыз Фәһимә апа Хисамова вафат булган. Урыны җәннәттә булсын! Бик ихлас күңелле кадерле кеше, зур галимәбез иде. Университетта безне укытты, төркемебезнең җитәкчесе дә булды. Гел аралашып, хәлләр белешеп яшәдек. Күренекле шәхесебез Нурмөхәммәт ага Хисамовның яраткан хатыны иде ул! Бик матур яшәделәр! Нурмөхәммәт ага һәрвакыт: "Фәһимә апагыз да шулай дип әйтте!" - дими калмый иде... Аңа бик авырдыр инде... Ходай сабырлыклар бирсен!”, - дип язган Роберт Миңнуллин социаль челтәрдәге хәбәрендә.

  • Фәһимә Хисамова - филология фәннәре докторы, профессор, Халыкара төрки академиянең хакыйкый әгъзасы, Татарстанның атказанган укытучысы, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, “Татар теле морфологиясе”, “Татарский язык в восточной дипломатии России (XVI – начало XIX вв.) һ.б. капиталь хезмәтләре белән танылган галим.
  • pixabay.com

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк