Логотип
Хәбәрләр

Теләчедә балалар бакчасына йөрүчеләр тоннадан артык иске кәгазь җыеп тапшырган

Балалар һәм ата-аналар республикакүләм “ЭКОяз - 2018” экологик-санитар икеайлыгында “Кәгазьгә тормыш бүләк ит” акциясендә катнашкан. Теләче, 24 апрель, “Татар – информ”,"Теләче", Нурия Галимова). Те...

Балалар һәм ата-аналар республикакүләм “ЭКОяз - 2018” экологик-санитар икеайлыгында “Кәгазьгә тормыш бүләк ит” акциясендә катнашкан.

Теләче, 24 апрель, “Татар – информ”,"Теләче", Нурия Галимова). Теләче 2 нче балалар бакчасында, республикакүләм “ЭКОяз - 2018” экологик-санитар икеайлык кысаларында, “Кәгазьгә тормыш бүләк ит” исемле акция оештырылды. Акциянең төп максаты әти-әниләрне балалар белән бердәм файдалы эшчәнлеккә җәлеп итү, көнкүреш калдыкларын төрләргә аерып җыюга этәрү һәм үсеп килүче яшь буын вәкилләрендә табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү иде, дип яза җирле басма.

Бу акцияне балалар әти-әниләре белән берлектә шундук хуплап алдылар. Бигрәк тә зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары акциядә зур кызыксыну белән, бер-берсе белән ярыша-ярыша катнашты. Һәркемнең өендә мөһимлеген югалткан китаплар, иске кәгазь каталоглар, күптән укылган матбугат басмалары шактый күп булып чыкты. Нәтиҗәдә 1230.90 кг күләмендә икенчел кәгазь чималы җыеп тапшырылды.

Безнең балалар бакчасында бу акция елдан-ел популярлаша баруы турында әйтеп үтәсе килә. Өч ел дәвамында үткәрелгән акциядә катнашучылар саны һәм җыелган макулатура күләме арта бара. Табигый ресурсларны саклауга ата-аналарның һәм балаларның битараф булмавы куандыра, диелгән район хәбәрендә.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк