Логотип
Хәбәрләр

Теләчедә башлап җибәрүче фермерларга бушлай сыерлар бирелә

(Казан, 23 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Теләчедә эш башлаучы фермерларга бушлай савым сыерлары бирелә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Теләче районы башлыгы Илдус Зарипов сө...

(Казан, 23 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Теләчедә эш башлаучы фермерларга бушлай савым сыерлары бирелә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Теләче районы башлыгы Илдус Зарипов сөйләде.

Әңгәмәдәш Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның халыкны эш белән тәэмин итүгә игътибар юнәлтергә кирәклеге турындагы сүзләрен искәртте. “Президент эш урыннары булдырырга кирәк, бер урынмы, ике урынмы, барысы да кыйммәт, булдырырга кирәк, диде. Шуңа фермерларга ярдәм итү буенча без 2012 елда муниципаль программа кабул иттек. Фермерлар юк иде районда. Бер-ике генә фермер бар иде, алары да чын фермерлар түгел, өйләрендә генә сарайларын зурайтып эшләүчеләр. Без шундый программа керттек: кем дә кем яңа ферма төзи, әйтик, 100 башка икән, 20 баш бушлай бирәбез, кемнәр 50 башка төзи, аңа 10ны, бәләкәй ферма булса, 5не бирәбез дидек. Район бюджетыннан акча юнәлттек”, - дип белдерде Илдус Зарипов.

Район башлыгы, республикада фермаларны киңәйтү эше башлангач, фермерларга лизинг-грантка техника, банктан кредитлар алырга туры килүен һәм моның күп кенә проблемалар белән озатылуын билгеләп үтте. Илдус Зарипов әйтүенчә, кеше ферма төзи, ферманы төзеп бетергәндә, кредитны түләп бетерү сроклары да килеп җитә. “Фермер банкка залог кертә, эше алга китми. Шундый начар практика. Шушы булмасын өчен, аз гына логистикасын ясап куйдык. Ул төзи, аны программаларга керттереп, республикадан ярдәмен кайтарабыз. Аннары лизинг-грантка кертеп, кайта тракторы, түләү өчен аңа сыерлар кирәк, шуңа бушка бирәбез. Аларны сава башлап, алган кредитларын түли дә башлый. Бүген бездә 43 фермер хуҗалыгы бар. Алар районда җитештергән авыл хуҗалыгы продукциясенең 10 процентын тәшкил итә. Бу бик зур сумма”, - диде Теләче башлыгы.

Илдус Зарипов, мал саны кими баргач, яңадан бер тәҗрибә кертүләрен билгеләп узды. Терлек санын өч башка арттыручыларга бушлай сыер саву аппараты бирелә. Нәтиҗәдә, районда мөгезле эре терлек саны артуы күзәтелә. Быел 1нче майга, узган елга караганда, 120 башка күбрәк булган. Соңгы 4-5 елда үсеш күзәтелә. “Хәзер районда шәхси хуҗалыкларда 2200 баш савым сыеры бар. Күмәк хуҗалыкларда 4206 савым сыеры исәпләнә. 70 тонна сөт савабыз бүгенге көндә. Бер сыерга 16,6 кг тәшкил итә. Без республикада бүген бер сыерга саву буенча 8нче урында барабыз. Кайчандыр артта идек. Узган елга караганда, үсеш 103 процент тәшкил итә”, - дип белдерде Теләче районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ралиф Низаметдинов.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк