Логотип
Хәбәрләр

Телеңне йотарлык кәбестә тозлау рецептлары

Сайлыйбыз Ак күчәнле кәбестә органик кислоталарга, С һәм К витаминнарына бай. Белгечләр әйтү­ен­чә, тозлаган кә­бестәдә әлеге витаминнар ике­ләтә диярлек күбәя. Очсызлы, гади генә бу яшелчәне тозлаун...

Сайлыйбыз


Ак күчәнле кәбестә органик кислоталарга, С һәм К витаминнарына бай. Белгечләр әйтү­ен­чә, тозлаган кә­бестәдә әлеге витаминнар ике­ләтә диярлек күбәя. Очсызлы, гади генә бу яшелчәне тозлауның әллә ни авырлыгы юк. Туравы гына озаграк. Тозлау өчен соңрак өлгерешле сортлары кулай. Чөнки алар бик тыгыз һәм каты була. Үзләре үстер­мәгәннәргә базарда яки кибеттә кәбестәнең ак эчлесен сайлап алу ягын карарга кирәк, чөнки, тозлагач, мондый кә­бестә ке­тердәп торачак. Кулга тотып, бераз баскалаганда шытырдап торырга, шул ук вакытта каты, тыгыз булырга тиеш. Ә инде кышка кергәндә генә сатып алырга җыенганда, кәбестәнең өшү-өшемәвенә игътибарлы бу­­лырга кирәк. Өске яфраклары яшел икән, димәк, кәбестә өшемәгән. Ә инде берничә кат “бишмәте” салдырылып, яшел яфраклары бөтенләй калмаган икән, өшегән булу ихтималы зур. 

Тозлыйбыз


Кәбестә тозлау өчен агач мичкә яки зур пыяла савыт әйбәт. Эмальле кәстрүл дә кулланырга мөмкин. Тик аның ярыл­ган-чатнаган, купкан урын­нары булмаска тиеш. Ә менә пластик чи­ләкләр яки тутыкмас корычтан эшләнгән кәстрүлләр бу эшкә ярамый. Өстенә бастырык рәвешендә кую өчен юылган чиста таш яки сулы банка кулай. Кәбестә өстенә тимер әйберләр куярга ярамый. Тозга килгәндә, йод кушылмаганын алырга ки­рәк. Чөнки йодлы тоз кәбестәне йомшарта. Тозлык ясап тозлаганда, 1 кг кәбестәгә чама белән 1 аш кашыгы тоз салалар. Ә инде “коры килеш” тозлаганда, тозны күбрәк салырга кирәк. 
Тозлау өчен калынрак турау әйбәт, юкса кәбестә йомшарачак. Бакчада үзегез үстергәнсез икән, күчә­нен, аерым ваклап турап, кәбес­тәгә кушып җибәрү начар булмаячак. Чөнки кү­чәндә файдалы матдәләр күп. Сатып алынган кәбестә күчәнен кулланмау хәерлерәк, чөнки аның күпме нитрат һәм химикатлар туплаганлыгын белеп булмый ич. Кәбестәне кайвакыт шакмаклап турыйлар, ә кайбер очракларда дүрт өлешкә яки яртылаш бүлеп кенә дә тозлыйлар. Әчүдән туктагач (тозлыгы тонык төскә керә), кәбестәне салкынчарак урынга алып куярга кирәк.

Нәрсә өстәргә?


Кәбестәгә һәрвакыт диярлек кишер өстиләр. Никадәр күбрәк булса, шуның кадәр яхшырак. Чөнки кишер кәбестәнең кетер­дәвеклеген арттыра, хуш ис бирә. Шулай ук хуш исле түгәрәк кара борыч, ак әнис, укроп орлыклары, канәфер, кузаклы әче борыч салалар (тәмләткечләрне тоз белән бер күләмдә диярлек алырга кирәк). Кайбер хуҗаби­кәләр кәбестәгә мүк, нарат җи­ләкләре, алма, слива да кушалар. Кайвакыт чөгендер салалар: бу яшелчә кәбестәгә кызгылт төс бирү белән беррәттән, үзенчәлекле тәм дә өсти.

Кәбестә тозлау серләре

• Угычтан уылган кишер кәбестәгә алсу төс кертә, кишерне юка гына итеп тураганда исә кәбестә ак төсен югалт­мыйча кала.

• Бактерияләр­дән сак­лау өчен, кәбестә тоз­лау­да кулланыла торган савыт эченә юка гына итеп бал катламы сыларга була.

• Кетердәп торсын өчен, кәбестәгә бераз гына керән тамыры өстиләр.

• Кәбестәнең өстен керән яфраклары белән каплап куярга кирәк, чөнки алар күгәрүдән саклый.

• Бераз гына кыяр тозлыгы өстәгән очракта, кәбестә тагы да тәм­лерәк тозланачак.

Безнећ рецепт

Борычлы кәбестә


3 кг кәбестә, бер татлы борычны эре генә итеп турарга. Болгатып, банкага тутырырга. Өстенә кузаклы әче борыч салырга. 750 г кайнаган су (суынган), 3 аш кашыгы бал салып, болгатырга һәм суыткычка куярга.

Польша салаты


1 кг кәбестә, уртача зурлыктагы 1 чөгендер, 1 зур кишер, уртача зурлыктагы 1 баш сарымсак (сытарга). Кәбестәне турарга, калган яшелчәләрне эре тишекле угычтан чыгарырга. Кәбестәне тоз салмыйча гына бераз изгәләргә һәм яшелчәләр белән бергә болгатырга. Шуннан ярты стакан суга ярты стакан үсемлек мае, ярты стакан шикәр комы, 1,5 аш кашыгы тоз салып, кайнатып чыгарырга. Суынгач, ярты стакан чамасы аш серкәсе салырга да өстенә бастырык (12 сәгатькә) куярга. Бастырыкны алгач, кәбестәне суыткычка куярга.

 Чыгынак: Ватаным Татарстан

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк