Логотип
Хәбәрләр

Телефон өчен түләү кайчан артачак?

«Мегафон», «Вымпелком» һәм «Tele2» элемтә операторлары абонентларына 2019 ел башыннан тарифлар арту турында хәбәр бирә башлаган. Бәяләр арту өстәмә бәягә салым арту белән бәйле, дип саный аналитиклар....

«Мегафон», «Вымпелком» һәм «Tele2» элемтә операторлары абонентларына 2019 ел башыннан тарифлар арту турында хәбәр бирә башлаган. Бәяләр арту өстәмә бәягә салым арту белән бәйле, дип саный аналитиклар.

«Вымпелком» («Билайн» маркасы) сайтында 1 гыйнвардан булачак үзгәрешләр турында язылган. Алар алдан түләү һәм соңыннан түләү булган тарифларга кагыла. 10 гыйнвардан халыкара юнәлешләрнең кайсыберләренә дә тарифлар артачак.

Tele2 сайтында да 1 гыйнвардан соң булачак үзгәрешләр турында хәбәр ителә. Бу оператор архивтагы тариф планнарына да үзгәрешләр кертәчәк. Хәзер тоташырга яки күчәргә мөмкин булган тарифларга үзгәреш кертелми.

Чыганак: интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк