Логотип
Хәбәрләр

Телевидение һәм радиода гимнастика тапшыруларын гамәлгә куярга тәкъдим итәләр

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ»). Ленинград өлкәсе Закон чыгару җыены депутаты Владимир Петров Россия элемтә һәм коммуникацияләр министры Николай Никифоровка телевидениедә һәм радиода производство...

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ»). Ленинград өлкәсе Закон чыгару җыены депутаты Владимир Петров Россия элемтә һәм коммуникацияләр министры Николай Никифоровка телевидениедә һәм радиода производство гимнастикасы дәресләрен гамәлгә ашыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать юллаган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

“Бер яки ике блок реклама урынына гимнастика язылган берничә тапшыру куярга мөмкин булыр иде. Бу чара милләтнең һәм киләсе буынның сәламәтлеге турында кайгырту юнәлешендә яхшы адым булачак”, - дип билгеләп үткән Петров хатта.

Депутат теле- һәм радиоканалларда иртән һәм эш сәгатьләрендә гимнастика блоклары эшләтергә тәкъдим итә.

татар-информ

Фото: pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк