Логотип
Хәбәрләр

Телевизордан югалуның сәбәбе - битем бозылу иде, күренмәгән табиб калмады...

Берара эстрада җырчысы Гөлдания Хәйруллина телевизор экраннарыннан да да, сәхнәдән дә югалып торды... Хәзер яңадан иҗат дөньясына чумган ул. Бик күп концертларда катнаша, күптән түгел генә ”Шөкер ит б...

Берара эстрада җырчысы Гөлдания Хәйруллина телевизор экраннарыннан да да, сәхнәдән дә югалып торды... Хәзер яңадан иҗат дөньясына чумган ул. Бик күп концертларда катнаша, күптән түгел генә ”Шөкер ит булганына” җырына төшерелгән яңа клибы чыкты. Шушы көннәрдә “Татар-информ” хәбәрчесе җырчы белән бер хәйрия концертында очрашып, серләрен сорашты.

- Гөлдания ханым, берара югалып торгандай булдыгыз...

- Әйе, соңгы вакытта тамашачылар мине югалтты. Ләкин үземне татар эстрадасыннан бөтенләй читләштем дип әйтә алмыйм, һәрдаим иҗат дөньясында кайнадым. Яңа җырлар яздырдым, яңа программа эшләдем. Төрле район һәм шәһәрләр буенча гастрольләргә дә йөрдем. Чит илләрдә дә чыгыш ясарга туры килде. Ун елдан артык телевидениегә генә төшә алмадым мин. Экраннардан күренми торгач, тамашачы югалтты. Тапшыруларга катнашырга чакырсалар, ризалашмый идем. Берара бик нык битем бозылды минем, бу хакта күпләр белә инде. Бармаган җирләребез, күренмәгән белгечләребез калмады. Нәрсәдән шулай килеп чыккандыр, төгәл әйтүче булмады. Аллаһыга мең шөкер, хәзер барысы да җайланды. Тырыша торгач, акрынлап тәртипкә килде. Үземне бик яхшы хис итәм, хәзер телевидение-радиодагы тапшыруларда да катнашам. Хәлемне белергә теләп, сәламәтлегем өчен кайгырып шалтыратучылар күп булды. Тугры тамашачыларыма рәхмәт, алар миңа иҗат итү өчен көч бирде.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/shou-biznes-yanalyklary/g-ldaniya-kh-yrullina-televidenied-n-yugalyp-toruymny-s-b-be-bitem-bozylu-ide-k-renm-g-n-tabib-kalma/

Автор: Ләйлә ХӘКИМОВА
Фото: Солтан Исхаков, Социаль челтәрдән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк