Логотип
Хәбәрләр

“Телләргә каршы” закон проектын карауны көзгә күчергәннәр

(Казан, 14 май, "Татар-информ"). Туган телләрне факультатив итеп укыту турындагы закон проектын карау Дәүләт Думасының көзге сессиясенә күчерелгән. Ул сентябрь аенда булырга тиеш. Тиешле карарны Дәүлә...

(Казан, 14 май, "Татар-информ"). Туган телләрне факультатив итеп укыту турындагы закон проектын карау Дәүләт Думасының көзге сессиясенә күчерелгән. Ул сентябрь аенда булырга тиеш. Тиешле карарны Дәүләт Думасының Мәгариф һәм фән буенча комитеты кабул иткән. Бу хакта парламентның түбән палатасы сайтында проект карточкасында әйтелгән.

“Мәгариф турында”гы федераль законга үзгәрешләр турындагы закон проекты Дәүләт Думасына 2018 елның 10 апрелендә кертелгән. Аның авторлары туган телләрне укытуны вариатив (мәҗбүри булмаган) өлешкә күчерүне тәкъдим итә.

Парламентарийлар тәкъдиме җәмәгатьчелекнең күпчелек өлешендә негатив реакция тудырды. Интернетта аңа каршы имза җыю оештырылды. Петициягә инде 21 меңләп кеше имза куйган.

10 майда туган телләрне саклауны яклап чыгучы инициатив төркем милли республикалар мәнфәгатен яклаучы Дәүләт Думасы депутатларына һәм Федерация Советы әгъзаларына ачык мәрәҗәгать юллады.

Соңрак Россия Президенты карамагындагы Кеше хокуклары буенча совет та парламентарийлар тәкъдименә каршы чыкты. 

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк