Логотип
Хәбәрләр

Тереклек өчен куркыныч калдыкларны Татарстан Экология министрлыгына тапшырырга була

(Казан, 10 апрель, “Татар-информ”). Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы бинасында (Павлюхин ур., 75) куркыныч калдыкларны җыю өчен контейнер барлыкка килде. Бу хакта ведомствоның матб...

(Казан, 10 апрель, “Татар-информ”). Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы бинасында (Павлюхин ур., 75) куркыныч калдыкларны җыю өчен контейнер барлыкка килде. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кулланылган "энергия саклый торган" лампаларны, градусникларны, шулай ук кечкенә – “бармакча” батареяларны Табигатьне саклау ведомствосында кабул итәләр. Әлеге калдыклар беренче куркынычлылык классына карый, чөнки аларда бик күп зарарлы элементлар бар. Әлеге зарарлы матдәләр табигатьнең пычрануына китерәчәк. Ул калдыклар икенчел чимал булып кулланыла алмый, шунлыктан аларны шулай җыеп, утильләштерергә кирәк.

Искәртеп үтик, Казанда аларны 30 урында куелган контейнерларда җыялар. 

татар-информ

Фото: http://eco.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк