Логотип
Хәбәрләр

«Әти-әни алкогольсез туйга каршы»

«Татар радиосы»ның баш мөхәррире, алып баручы Айваз Садыров үзенең инстаграмында каршылыклы пост урнаштырды. Ул анда хәмерле һәм хәмерсез туйлар турында язып чыккан. Айваз популяр алып баручы, тамада,...

«Татар радиосы»ның баш мөхәррире, алып баручы Айваз Садыров үзенең инстаграмында каршылыклы пост урнаштырды. Ул анда хәмерле һәм хәмерсез туйлар турында язып чыккан. Айваз популяр алып баручы, тамада, аңа туебызны алып бар әле, дип мөрәҗәгать итүчеләр шактыйдыр. Яшьләрнең күбесенең туйларын хәмерсез, хәләл итеп үткәрәселәре килә, ләкин моңа әти-әниләре каршы икән. Айвазга соңгы арада шундый хәл белән еш очрашырга туры килә. Аның бу хакта уйлануларын сезгә дә тәкъдим итәбез.

«Шушы арада мин аралашкан яшьләрнең туйларын бик тә хәләл һәм алкогольсез уздырасы килә. Тик әти-әниләре моңа аяк терәп каршы. Туй кебек зур бәйрәмнәргә килгәндә, олылар сүзен хөрмәтләү, аларга колак салу тиеш гамәл үзе бездә. Бигрәк тә чыгымнарның зур өлешен алар күтәрсә, тыңламый хәлең юк. Шулай да, яшьләрнең уртак гомер башларын хәмерсез башларга ниятләре бар икән, ниятләре изгелектә икән - монда биш куллап һәм һәръяклап аларны куәтләргә кирәк. Гадәттә, киресенчә була - яшьләр олыларга, милли, дини нюансларга туры килеп бетмәгән форматны сайлыйлар да, ата-ана белән килешә алмыйлар. Дипломатик аспект бар - «туганнар, дуслар карышында яхшы түгел» диярсез сез. Бирердә дә ата-аналар шуннан чыгып фикер йөрткәннәрдер, күрәсең. Монда эш ‒ хөрмәттә. Сезне хөрмәтләп килгән туган һәм дус сайлаган форматыгыз өчен гаепләп утырса, хөрмәте шуның кадәр генә булыр. Хәзерге хәләл туйларга ышаныч көннән көн арткан чорда әти-әниләрнең мондый каршылыкта булуын искелек калдыгы дип әйтмичә булдыра алмыйм. Сезнең фикерегез?» дип мөрәҗәгать итә ул.

Автор: Г.Шәрәпова

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Әти-әни алкогольсез туйга каршы!❌ Шушы арада мин аралашкан яшьләрнең туйларын бик тә хәләл һәм алкогольсез уздырасы килә. Тик әти-әниләре моңа аяк терәп каршы. Туй кебек зур бәйрәмнәргә килгәндә, олылар сүзен хөрмәтләү, аларга колак салу тиеш гамәл үзе бездә. Бигрәк тә чыгымнарның зур өлешен алар күтәрсә, тыңламый хәлең юк. Шулай да, яшьләрнең уртак гомер башларын хәмерсез башларга ниятләре бар икән, ниятләре изгелектә икән - монда биш куллап һәм һәръяклап аларны куәтләргә кирәк. Гадәттә, киресенчә була - яшьләр олыларга, милли, дини нюансларга туры килеп бетмәгән форматны сайлыйлар да, ата-ана белән килешә алмыйлар. Дипломатик аспект бар - "туганнар, дуслар карышнда яхшы түгел" диярсез сез. Бирердә дә ата-аналар шуннан чыгып фикер йөрткәннәрдер, күрәсең. Монда эш - хөрмәттә. Сезне хөрмәтләп килгән туган һәм дус сайлаган форматыгыз өчен гаепләп утырса, хөрмәте шуның кадәр генә булыр. Хәзерге хәләл туйларга ышаныч көннән көн арткан чорда әти-әниләрнең мондый каршылыкта булуын искелек калдыгы дип әйтмичә булдыра алмыйм. Сезнең фикерегез? #хәләлтуй #туйказан #безалкольнаясвадьба #никахказань #никахказан

Публикация от Айваз Садыров (@aivazsadyrov)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк