Логотип
Хәбәрләр

әти-әниләре югалткан Казан кызларын Саратов вокзалында тапканнар

14 һәм 15 яшьлек ике кыз Россия буйлап сәяхәт итәргә уйлаган. (Казан, 3 апрель, «Татар-информ»). Әти-әниләре югалткан Казан кызларын Саратов вокзалында тапканнар, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр мини...

14 һәм 15 яшьлек ике кыз Россия буйлап сәяхәт итәргә уйлаган.

(Казан, 3 апрель, «Татар-информ»). Әти-әниләре югалткан Казан кызларын Саратов вокзалында тапканнар, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Идел буе федераль округы буенча транспорт идарәсе матбугат хезмәте.

Саратов транспорт полициясе хезмәткәрләре әлеге ике кызга Саратов-1 тимер юл станциясендә игътибар иткән.

Тикшерү барышында полицейскийлар 14 һәм 15 яшьлек кызларның Казанда яшәвен, аларны әти-әниләре эзләвен ачыклаган. «Сәяхәтчеләр» өйләреннән үзләре белән акча һәм документлар алып чыгып киткән, автостоп белән Саратовка барып җиткәннәр. Туганнарының телефоннан шалтыратуларына җавап бирмәгәннәр. Дәвамы...

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк