Логотип
Хәбәрләр

Тимәгез Алсуга!

Игътибар иткәнегез бармы ‒ көзнең соры-елак көннәре җитүгә, кешеләрнең кайберләрендә кәеф дигәннәре плинтус югарылыгына төшә дә утыра. Дорфалык, орып бәрүләр, ямьсез сүзләр болгату күбәеп китә. Хәер,...

Игътибар иткәнегез бармы ‒ көзнең соры-елак көннәре җитүгә, кешеләрнең кайберләрендә кәеф дигәннәре плинтус югарылыгына төшә дә утыра. Дорфалык, орып бәрүләр, ямьсез сүзләр болгату күбәеп китә. Хәер, ызгыш-талаш яклылар елның теләсә нинди фасылында активлыкларын югалтмый инде алар. Әнә җырчы Алсу Әбелханова да инстаграм битенә шундыйлар турында язып элгән әле. «Минем беркем белән дә ызгышып-талашып йөрисем килми, әмма тормышымдагы негативтан котыласым килә. Концертым алдыннан начар энергетикасын чәчеп йөрүчеләрдән дә ерак торырга тырышам. Андыйлар үзләрен мактап, кемнәрдер турында хурлап сүз куерталар да, аннан сүз боткасы китереп чыгаралар. Мин ызгышмыйм ‒Уйлаганымны туры итеп әйтәм дә (мишәрлегем), алга атлыйм», ‒ дип яза Алсу. Бик дөрес, Алсу. Һәрбер өргән эткә каерылып карыйсы да түгел ‒ эт өрә тора, диме әле теге әйтем... Матур кәеф матур тормышның башы ул.

Автор: Гөлнара Җәлилова

Фото: @alsuabulhanovaartist

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк