Логотип
Хәбәрләр

Тина Канделакины нәрсә борчый?

Хатын-кызның актуаль проблемаларыннан берсе, ничек ябыгырга? Менә танылган алып баручы Тина Канделаки фигурасын матур итеп саклау өчен спортзалдан чыкмый икән. Шулай да яңа ел бәйрәмнәрендә ул да ирке...

Хатын-кызның актуаль проблемаларыннан берсе, ничек ябыгырга? Менә танылган алып баручы Тина Канделаки фигурасын матур итеп саклау өчен спортзалдан чыкмый икән. Шулай да яңа ел бәйрәмнәрендә ул да иркенгә чыккан ахры, ул инстаграмына үзен кулга алу турында пост язган. «Беркемгә дә җиңел түгел, ләкин шулай да режимга керергә кирәк. Шулай итмәсәк, ике генә юл кала, я көзгене чыгарып ыргытырга яисә көзгедән үзебезнең идеаллардан ерак фигурага сокланырга».

Тина үзенә бик зур максат куйган, ул ябыгу процессының нәтиҗәләрен язга кадәр күрергә өметләнә. Чынлыкта, Тинагамы инде ябыгырга, тире дә сөяк бит инде болай да.

Автор: Г.Хәлиуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк