Хәбәрләр
Тинчурин театры артисткасын котлыйбыз!
Бүген Татарстанның атказанган артисткасы Мәхмүтова Лилия Хәлил кызының туган көне. Актриса 1967 елның 12 сентябрендә Казан шәһәрендә туа. 1991 елда Казан Театры училищесын, ә 2012 елда Казан дәүләт...
Бүген Татарстанның атказанган артисткасы Мәхмүтова Лилия Хәлил кызының туган көне.
Актриса 1967 елның 12 сентябрендә Казан шәһәрендә туа. 1991 елда Казан Театры училищесын, ә 2012 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын (әлеге көндә институт) тәмамлый. Кәрим Тинчурин театрында 1991 елдан хезмәт итә.
Без дә котлауларга кушылып, хөрмәтле актрисабызга ихлас күңелдән исәнлек-саулык һәм уңышлар теләп калабыз!
Автор: Г. Вәлиева
Фото: редакция архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк