Логотип
Хәбәрләр

Тинчурин театры Гүзәл Яхина әсәрләренең берсен сәхнәләштерергә җыена

Тинчурин театры Гүзәл Яхина әсәрләренең берсен сәхнәләштерергә җыена. «Татар-информ»га бу хакта үз чыганаклары аша билгеле булды. Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов бу мәгълүматны кире какм...

Тинчурин театры Гүзәл Яхина әсәрләренең берсен сәхнәләштерергә җыена. «Татар-информ»га бу хакта үз чыганаклары аша билгеле булды.

Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов бу мәгълүматны кире какмады: “Андый идея бар. Әмма әлегә барысы да сүздә генә, бернәрсә дә хәл ителмәгән. Гүзәл Яхинаның Казанга кайтуын көтәбез”, - диде Фәнис Мөсәгыйтов.

Гүзәл Яхинаның хәзерге вакытта ике зур күләмле әсәре бар. Берсе – “Зөләйха күзләрен ача” романы буенча “Россия 1” каналы заказы буенча “Русское” кинокомпаниясе сериал төшерә, Гафури театрында Айрат Абушахманов куйган спектакль алты номинациядә “Алтын битлек” премиясенә тәкъдим ителде, Эдуард Шахов Новосибирскиның “Старый дом” театрында шушы роман буенча спектакль куя.

Заманында Әлмәт театрында да бу әсәр буенча спектакль кую мөмкинлеге каралган иде. Әмма режиссер Искәндәр Сакаев бу идеясеннән баш тартты.

Гүзәл Яхинаның икенче романы 2018 елда басылып чыкты. Идел буе немецлары тормышыннан язылган роман “Дети мои” дип атала. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк