Логотип
Хәбәрләр

Тинчурин театры Исламия Мәхмүтова юбилеена «Син бит минем бер генәм» пьесасын сәхнәләштерә

Тинчурин театры сәхнәсендә РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисткасы Исламия Мәхмүтованың 75 яшьлек юбилеен бәйрәм итәчәкләр. Шул уңайдан «Син бит минем бер генәм» пьесасы куелачак. Бу турыда...

Тинчурин театры сәхнәсендә РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисткасы Исламия Мәхмүтованың 75 яшьлек юбилеен бәйрәм итәчәкләр. Шул уңайдан «Син бит минем бер генәм» пьесасы куелачак. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында сезонның чираттагы премьерасына әзерлек башланды. Коллектив Исламия Мәхмүтованың «Син бит минем бер генәм» пьесасын сәхнәләштерүгә кереште, диелгән әлеге хәбәрдә.

Спектакльнең режиссеры — РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисткасы Исламия Мәхмүтова. Премьера 21, 22 декабрьдә көтелә. 

Фото: Салават Камалетдинов

 

Чыганак: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк