Логотип
Хәбәрләр

Тинчурин театры яңа сезонын ачты

17 нче сентябрь көнне театр үзенең 85 нче юбилей сезонын К.Тинчуринның классик әсәре – «Сүнгән йолдызлар» белән ачып җибәрде. Безгә, ягъни XXI гасырның эре шәһәрләрендә көн итүчеләр өчен, XX йөз башы...

17 нче сентябрь көнне театр үзенең 85 нче юбилей сезонын К.Тинчуринның классик әсәре – «Сүнгән йолдызлар» белән ачып җибәрде. Безгә, ягъни XXI гасырның эре шәһәрләрендә көн итүчеләр өчен, XX йөз башы татар авылы яшәешенә хас булган көндәлек тормыш, гореф-гадәтләр, җыр һәм биюләр күптән инде үткәндә калды. Кичә гадәти булган әйберләр, бүген безгә ят. Ләкин «Сүнгән йолдызлар» спектаклендә һәркем чын, әмма гадәти булмаган мәхәббәтне күрә алачак. Әлеге спектакль татар халкы, сугыш, кайгы һәм шатлык турында.

Юбилей сезонында да театр үзенең яраткан тамашачысы белән бергә булачак!

Фото театр архивыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк