Логотип
Хәбәрләр

Тинчурин театрында "Алай түгел, болай ул" премьерасы

21, 29 июньдә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган "Алай түгел, болай ул" спектакленең премьерасы була. Бу турыда театрның матбугат х...

21, 29 июньдә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган "Алай түгел, болай ул" спектакленең премьерасы була. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.

  • Спектакльнең жанры "комедия-скетч" дип билгеләнгән. Режиссеры һәм сценография авторы — Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшид Заһидуллин. Хормейстеры — Алия Хәмзина.

Спектакльдә Татарстанның халык артисты Резедә Төхфәтуллина, Татарстанның атказанган артистлары Ренат Шәмсетдинов, Харис Хөснетдинов, шулай ук Гөлчәчәк Хафизова, Лилия Камалиева, Зөлфәт Закиров катнаша.

  • Драматург Туфан Миңнуллинның “Алай түгел, болай ул” әсәре моннан шактый күп еллар элек язылган булса да, әле дә актуальлеген югалтмый. Комедия “Аты-исеме кем?”, “Аерылабыз, хуш инде!”, “Ага сулар”, “Айлы кичтә бакчада” дип исемләнгән аерым сюжетка корылган 4 мөстәкыйль бүлектән гыйбарәт. Әмма аларның барысын да бер нәрсә – гаилә кыйммәтләре темасы берләштерә. Җырлы-биюле әлеге комедия Туфан Миңнуллинга хас нечкә юмор белән сугарылган. Ул кешелеклелек, яшәеш һәм мәхәббәт турында сөйли. Шул ук вакытта спектакль көлкеле вакыйгалар аша гаилә бөтенлеген саклау – һәр гаилә әгъзасының бурычы икәнлеген искәртә. 

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк