Логотип
Хәбәрләр

Тинчурин театрында - иҗади лаборатория

Лаборатория кысаларында төрле темаларга мастер- класслар күрсәтеләчәк. 

18 апрельдә К. Тинчурин театрында Ш. З. Закиров исемендәге «Идел-йорт» театр коллективларының XXIII төбәкара фестиваль-конкурсы кысаларында иҗади лаборатория узачак. Татарстанның 7 районыннан 40 кеше катнашачак. 
 
Лаборатория кысаларында төрле темаларга мастер- класслар күрсәтеләчәк. 
1. "Театраль хореография" (мастер-класс) 
Лекторы: Марсель Нуриев – хореограф, "Алтын битлек" милли театраль премиясе номинанты 
 
2. "Актерлык осталыгы" (мастер-класс) 
Лекторы: Зөлфәт Закиров – артист, Казан театр училищесы мөгаллиме 
Лекторы: Артем Пискунов – артист, Казан театр училищесы мөгаллиме 
 
3. "Сәхнә теле" (мастер-класс) 
Лекторы: Резедә Сәләхова – артистка, педагог 
 
4. "Могҗиза" театр студиясе мисалында сәламәтлеге чикләнгән балалар белән эшләү үзенчәлекләре 
Лекторы: Зөфәр Харисов – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты 
Гөлназ Нәүмәтова – Татарстанның атказанган артисткасы 
 
5. "Бутафория җиһазлары җитештерү" (мастер-класс) 
6. "Балалар өчен спектакль: пьеса язылышы һәм күңелле спектакльләр кую ысуллары" 
Лекторлар: Шамил Фәрхетдинов – драматург 
Камил Гатауллин – режиссер 
 
7. "Сәхнә костюмы булдыру" (мастер-класс) 
Лекторы: Нажия Галимова – рәссам-модельер, дизайнер. 
 
8. Театр буенча экскурсия 
 
9. «Чулпан» спектаклен карау

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк