Логотип
Хәбәрләр

Тинчурин театрында ветераннарга хәйрия спектакле күрсәтелә

(Казан, 28 апрель, “Татар-информ”). Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары өчен хәйрия спектакле күрсә...

(Казан, 28 апрель, “Татар-информ”). Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары өчен хәйрия спектакле күрсәтелә. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы сайты хәбәр итә.

Спектакльгә Казан шәһәреннән, шулай ук Татарстанның Арча, Питрәч, Балтач, Саба, Әтнә, Апас, Чүпрәле, Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Лаеш һәм башка районнарыннан 300ләп кеше чакырулы.

Бу юлы тинчуринлылар ветераннар игътибарына күренекле татар драматургы Аяз Гыйләҗев әсәре буенча куелган “Ефәк баулы былбыл кош” мелодрамасын тәкъдим итәчәк.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк