Тинчурин театрының 85 еллык юбилеенда өч актерга мактаулы исем бирелде

Тинчурин театры коллективын 85 яшьлек юбилей тантанасында Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова театр артистлары Гөлчәчәк Хафизова, Гүзәл Гайнуллина һәм Рөстәм Гайзуллинга Татарстанның атказанган артистлары дигән мактаулы исем бирелүе турында игълан итте.

Юбилей кичәсе 6 ноябрь кичендә театрның премьерасы белән башланды. Театрның баш режиссеры Рәшит Заһидуллин Әмирхан Еники әсәре буенча «Гөләндәм туташ хатирәсе» мелодрамасын чыгарды.

Спектакльдән соң сәхнәгә театрның труппасы һәм җитәкчеләре чакырылды. «Безнең яраткан театрыбыз тамашачыларга рухи хезмәт күрсәтә, ул һәрвакыт иҗат юлында» диде Эльвира Камалова. Ул татар театры үсешенә керткән өлеше өчен театр коллективына татар һәм рус телләрендә олы рәхмәтләрен җиткерде.

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевның сәламнәрен һәм тәбрикләү сүзләрен дә министр урынбасары җиткерде.

«Бик авыр заманнарда авыл хезмәтчәннәре ихтыяҗында барлыкка килеп, милләтебезгә ярты гасырдан артык күчмә театр сыйфатында хезмәт күрсәтте. Быел театрга Кәрим Тинчурин исеме бирелүгә 30 ел тулды. Театр бу исемне лаеклы йөртә» диелгән Минтимер Шәймиевның тәбрикләү хатында.

 

Чыганак: татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
808
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Буа районы үз мәдәниятен тәкъдим итә
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
16 август 2023 - 10:14
956
0
1
Яхин туган көн!
11 август 2023 - 11:02
1404
0
3
Нурзадә кияүгә чыга!
5 август 2023 - 09:24
1172
0
2
Истәлекле очрашу
4 август 2023 - 09:16
910
0
0
Спасс ярминкәсе
29 июль 2023 - 15:27
1328
0
1
Нишләтергә?
23 июль 2023 - 15:24
958
0
0
Татарча ишегалды бәйрәме!
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы