Логотип
Хәбәрләр

Тинчуринлылар күренекле театр әһелләре Кәшифә һәм Равил Тумашевларны искә алу чараларында катнашачак

Быел Татарстанның театр җәмәгатьчелеге беренче татар хатын-кыз режиссер, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Кәшифә Тумашеваның тууына 115 ел, шулай ук аның улы – ТАССРның атказанган сәнгать эшлекле...

Быел Татарстанның театр җәмәгатьчелеге беренче татар хатын-кыз режиссер, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Кәшифә Тумашеваның тууына 115 ел, шулай ук аның улы – ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай премиясе лауреаты, режиссер Равил Тумашевның тууына 95 ел тулуны билгеләп үтә. Шул уңайдан 20 февральдә Кәшифә Тумашеваның туган төбәге – Балтач районы Нөнәгәр авылында әлеге күренекле театр әһелләрен искә алачаклар.

Искә алу чаралары 14.00дә Нөнәгәр урта мәктәбенең Кәшифә Твумашева исемендәге музеенда башланып китәр дип планлаштырыла. 15.00дә авыл мәдәният йортында “Татар театр сәхнәсендә якты эз калдырган Тумашевлар” дип исемләнгән искә алу кичәсе була. Ә кич белән Тинчурин театры тамашачыларны Аяз Гыйләҗев әсәре буенча куелган “Ефәк баулы былбыл кош” спектакле белән сөендерәчәк.

Искә алу чараларында ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан вәкилләр, Тинчурин театры җитәкчелеге, театрның әйдәп баручы артистлары, Тумашевларның балалары, туганнары катнашуы көтелә. Чараны оештыручылар – Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Балтач районы мәгариф идарәсе, Балтач районы мәдәният бүлеге, Балтач районы Нөнәгәр гомуми урта белем бирү мәктәбе, Балтач районы Нөнәгәр авыл җирлеге.

 

Кәрим Тинчурин исемендәге

Татар дәүләт драма һәм комедия

театры матбугат хезмәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк