Логотип
Хәбәрләр

Тинчуринлылар Питрәч халкын сөендерде

Кичә, 12 март, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Питрәч районы халкына Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган «Төш» спектаклен тәкъдим итте. Питрәч муниципаль районы башкарма к...

Кичә, 12 март, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Питрәч районы халкына Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган «Төш» спектаклен тәкъдим итте. Питрәч муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Хәбибуллин Альберт Валерьевич һәм мәдәният бүлеге җитәкчесе Азат Фирдинант улы Фазулҗанов Тинчурин театры коллективына Питрәч халкы исеменнән рәхмәтләрен җиткерделәр. Зал тутырып килгән тамашачыларыбыз якташлары Татарстанның атказанган артисткасы Гөлназ Нәүмәтованы һәм барлык артистларыбызны чәчкәләргә, алкышларга күмеп, гастрольгә кабат килүләрен чакырып озатып калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк