«Тир түгеп алган машинаң түгел»

Халыкның җырчыларның җырлап-биеп, күңел ачып кына күп итеп акча эшләвенә ачуы килә. Бик җиңел дип уйлыйлар, күрәсең. Айлар, еллар буе гастрольләрдә йөрүне, аппаратурага, биючеләргә, музыкантларга киткән чыгымнарны белгән кеше юк. Артист халкы акчалы икән, ул бит аны тир түгеп эшли.
Фирдүс Тямаевның мул тормышта яшәве язылучыларына ярап җитмәгән. Ник дигәндә, ул үзенә трактор алып җибәргән бит, алдына малаен утыртып рәхәтләнеп кар эттерәләр. Комментарийларда «Тир түгеп алган машинаң түгел, мактанма», дип язып тутырганнар инде. Ләкин шуны әйтергә кирәк, Фирдүс өчен сөенүчеләр күбрәк, игелеге булсын, исән-сау йөр дип телиләр.
Дуслар, кеше өчен шатланырга өйрәник. Хәзерге заманда һәркемгә дә ирек бит, сез дә җырлагыз, Фирдүс кебек яшәрсез.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
24 июнь 2022 - 13:47
-
23 июнь 2022 - 10:13
-
22 июнь 2022 - 15:07
-
21 июнь 2022 - 15:49
-
21 июнь 2022 - 13:49
-
21 июнь 2022 - 11:41
-
20 июнь 2022 - 13:16
-
18 июнь 2022 - 14:28
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте