Логотип
Хәбәрләр

Әтисез узган өч ай

Гел каядыр чабабыз, ашыгабыз. Ләкин гомер ике килми, беребез дә аның кайчан өзеләсен белми. Кызганыч, шул ашыгу аркасында килеп чыккан аварияләр саны артканнан-арта гына. Бер гаепсез гомерләрнең өзелү...

Гел каядыр чабабыз, ашыгабыз. Ләкин гомер ике килми, беребез дә аның кайчан өзеләсен белми. Кызганыч, шул ашыгу аркасында килеп чыккан аварияләр саны артканнан-арта гына. Бер гаепсез гомерләрнең өзелүе аеруча аяныч. Шәфәгать абыйның да вакытсыз арабыздан китеп барганына 3 ай узып та киткән. Бу хакта инста тасмада кызы Миләүшә яза. Кызы әледән-әле фотоларын һәм видеоязмаларын куеп тора. «Төшегезгә керәме?» дип инста дуслары хәл-әхвәлен белешеп торалар. «Әти кызы булгансың инде син, балакаем» дип яза инста дуслары. Авыр әтиләрне югалтулар, мәңгелеккә озатулар бигрәк тә.

Нишләмәк кирәк, югалтулар авыр. Бөгелеп төшми, яшәү көчен югалтмый гына, хатирәләрне барлап, рухына дога кыласы гына кала. Истәлекләребез рухына дога булып ирешсә иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк