«ТMTV-2018» премиясенең номинантлары билгеле булды
(Казан, 29 март, "Татар-информ"). 21 апрель көнне «Пирамида» концертлар залында узачак «ТMTV-2018» премиясенең номинантлары билгеле булды, дип хәбәр итә TMTV телеканалының матбугат хезмәте. Номинантл...
(Казан, 29 март, "Татар-информ"). 21 апрель көнне «Пирамида» концертлар залында узачак «ТMTV-2018» премиясенең номинантлары билгеле булды, дип хәбәр итә TMTV телеканалының матбугат хезмәте.
Номинантлар арасында Хәмдүнә Тимергалиева, Салават, Зәйнәб Фәрхетдинова, Радик Юльякшин (Elvin Grey), Ландыш Нигъматҗанова, Иркә, Илназ Баһ, Чулпан Йосыпова, Филүс Каһиров, Ильмира Нәгыймова, Ринат Рахматуллин һәм башка популяр җырчылар бар.
"Эстрадабыз йолдызлары 40ка якын номинациядә көч сынашачак. “Кабатланмас тавыш”, “Халыкчан җырчы”, “Романтик җырчы”, “Алтын хитлар авторы”, “Иң яхшы дуэт”, “Иң яхшы клип”, “Ел җырчысы”, “Автор башкаручы” – бу һәм башка номинацияләрдә кем җиңәсен бик тиздән белербез", - ди оештыручылар.
"Заманча формат, грандиоз шоу, уйланылган образлар, тәэсирле тамаша һәм эстраданың бөтен каймагы! «ТMTV-2018» тантанасы быел да провокацион стиленә тугры кала. 21 апрель көнне «Пирамида» концертлар залына рәхим итегез! Эстраданың иң-иңнәрен ачыклар вакыт", - диелә хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк