Логотип
Хәбәрләр

ТМТВ-2019 премиясе җиңүчеләре исемлеге билгеле

Кичә «Пирамида» концертлар залы сәхнәсенә 45 номинант, 55 җырчы, 10 дуэт, 48 номер, алтмыштан артык биюче чыкты. Кичә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгендә ТМТВ премиясен тапшырдылар. Әлеге тантана ТМ...

Кичә «Пирамида» концертлар залы сәхнәсенә 45 номинант, 55 җырчы, 10 дуэт, 48 номер, алтмыштан артык биюче чыкты.

Кичә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгендә ТМТВ премиясен тапшырдылар. Әлеге тантана ТМТВ каналы оешканнан башлап дүртенче тапкыр булды.

Быелгы премиянең режиссеры – ТМТВ каналының баш мөхәррире Алмаз Гыйльметдинов. Премияне Гөлназ Сәфәрова, Айваз Садыйров, Рамил Шәрәпов, Рамил Шәрәфиев, Иркә һәм Айрат Ильясовлар алып барды. Сценарийның төп авторы – Рамил Шәрәфиев. Тантананы Илдар Хәкимов ачып җибәрде. 

Сәхнәгә 45 номинант, 55 җырчы, 10 дуэт, 48 номер,алтмыштан артык биюче чыкты.

Номинантлар исемлеге:

1. «Иң яхшы старт» – Марина Карпова;
2. «Иң назлы дуэт» – Лия Шәмсина һәм Хәбип Шәрипов;
3. «Яңа исем» – Рината Тей;
4. «Иң яхшы җыр театры» – Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов;
5. «Яңа иҗади тандем» – Гүзәлия һәм Азалия Вәлиева;
6. «Ел ачышы» – «Бәхетле» төркеме;
7. «Топ клип» хит-парады лидеры» – Данир Сабиров;
8. «Ягымлы җырчы» – Люция Мусина;
9. «Мәхәббәт җырчысы» – Фәрит Фәйзрахманов;
10. «“Танцеваль проект» – ANN SU;
11. «Романтик җырчы» – Чәчкә;
12. «Романтик җырчы» – Артур Минһаҗев;
13. «Иң яхшы лирик җыр» – Илсаф, «Онытырга телим мин сине»;
14. «Чит илдә төшерелгән иң яхшы клип» – Элвин Грей һәм Бабек Мамедрзаев;
15. «Яңа сольный проект» – Линара Батталова;
16. «Яшьләр проекты» – Динара Рәхимова;
17. «Оригиналь исем» – Фирүзә Париж;
18. «Автор-башкаручы» – Фирюзә;
19. «Автор-башкаручы» – Виталий Агапов;
20. «Җырлы гаилә» – Рамил-Рамилә Хәйретдиновлар;
21. «Егетләр мәхәббәте» – Динә Вәлиева;
22. «Хатын-кызлар мәхәббәте» – Марат Шәйбәков;
23. «Хит-парадлар лидеры» – Ландыш Нигъмәтҗанова;
24. «Иң яхшы клип» – Салават һәм Гүзәлем Миннихановлар, «Мин сине озак эзләдем»;
25. «Иң популяр җырчы» – Элвин Грей;
26. «Иң стильле башкаручы» – Алсу Әбелханова;
27. «Иң стильле башкаручы» – Айрат Сафин;
28. «Кабатланмас тавыш» – Эльмира Кәлимуллина;
29. «Лирик җырчы» – Рамил Галимҗанов;
30. «Халыкчан җырчы» – Вадим Захаров;
31. «Ел ташкыны» – Хәким;
32. «Яңа дуэт» – Гүзәл Әхмәтова һәм Илшат Яппаров;
33. «Иң яхшы лирик җыр» – Рәфинә Ганиуллина, «Исемсез хат»;
34. «Лирик җырчы» – Резедә Әхмәтвәлиева;
35. «ТМТВ гимны өчен» – Булат Җиһаншин;
36. «Иң яхшы клип һәм җыр» – Азалия Зиннәт, «Җаныкаем»;
37. «ТМТВ продакшн тәкъдим иткән иң яхшы клип» – Эльмира Сөләйманова, «Сине яратканны онытма»;
38. «Герой ата» – Илназ Баһ;
39. «Гастрольләр рекордсмены» – Ризат-Зинира Рамазановлар;
40. «Иң яхшы дуэт» – Алсу-Азат Фазлыевлар;
41. «Иң яхшы клип һәм җыр» – Әнвәр Нургалиев, «Кочаклама яратмыйча»;
42. «ТМТВ телеканалының махсус премиясе» – Хәмдүнә Тимергалиева;
43. «Тамашачы мәхәббәте» – Иркә;
44. «Тамашачы мәхәббәте» – Рифат Зарипов;
45. «Халык мәхәббәте» – Филүс Каһиров;
46. ТМТВ каналының махсус номинациясе – «Татар сәнгатенә зур өлеш керткән өчен» – Айдар Галимов.

Динә Йосыпова

Фото: Владимир Васильев

Бу хакта тулырак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк