Логотип
Хәбәрләр

«ТМТВ» һәм «Мәйдан» каналларына җыр бирү кыйммәткә төшә

«Бу каналлар күп очракта бары тик матди якны гына уйлап эшли», ‒ ди «Туган тел» телеканалы җитәкчесе. «ТМТВ» һәм «Мәйдан»каналларына җыр бирү кыйммәткә төшә, дип саный «Туган тел» музыкаль каналы җит...

«Бу каналлар күп очракта бары тик матди якны гына уйлап эшли», ‒ ди «Туган тел» телеканалы җитәкчесе.

«ТМТВ» һәм «Мәйдан»каналларына җыр бирү кыйммәткә төшә, дип саный «Туган тел» музыкаль каналы җитәкчесе Азат Вахитов. Бу хакта ул Филармониядә телеканалның эшчәнлегенә багышланган матбугат конференциясендә хәбәр итте.

«ТМТВ» һәм «Мәйдан»каналларында җырны эфирга түләүле шартларда чыгару катлаулы эш. Бер җырны әйләндерү өчен шактый күп акча кирәк була, мин аларның бәяләрен беләм. Бу каналлар күп очракта бары тик матди якны гына уйлап эшли. Гаепләп әйтәсем килми. Тик безнең каналга җыр тапшыру күпкә арзанга чыга. Бу хакта җырчылар үзләре дә әйтә", ‒ дип билгеләп узды ул.

Азат Вахитов әйтүенчә, «Туган тел» телеканалы өчен акча эшләү беренче урында түгел. «Кайбер артистлар җырларын һәм клипларын әйләндерү өчен безгә бөтенләй түләми. Аларның хәлен аңлыйбыз, шуның өчен "раскрутка"га акча сораган юк. Яшь һәм үзешчән башкаручылар бик еш мөрәҗәгать итә, аларга иҗат итү өчен барлык мөмкинлекләрне дә тудырырга тырышабыз», ‒ диде ул.

Җитәкче каналны булдыру теләген юктан гына барлыкка килмәвен әйтте. «Мин үзем дә сәнгатькә гашыйк, җырларга яратам. Бер җырымны танылган телеканалга «раскрутка»га бирергә теләдем. Тик бәясе шактый кыйммәт булды. Нишлисең, кире борылып кайтып китәргә туры килде инде. «Әйдә, үзем канал ачып карыйм әле» дидем. Бу хыялны чынга ашыра алдым», ‒ ди ул.

Азат Вахитов татар, башкорт милли сәнгатен һәм мәдәниятын дөньяга танытырга теләвен билгеләп узды. «Берәүгә дә яңалык түгел, хәзерге вакытта әби-бабаларыбыздан калган мәдәни мирас һәм рухи байлык югала бара. Шуның өчен музыка сәнгате ярдәмендә туган телебез, милләтебезне саклап калырга телибез», ‒ ди ул. 

Чыганак: tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк