Логотип
Хәбәрләр

ТМТВ премиясе Гөлназ Сәфәрованы аяктан еккан

Узган атнада ТМТВ премиясе концерты гөрләтеп үтте. Премия хәйран озак, 6 сәгатьтән артык барды. Тантаны алып баручы Гөлназ Сәфәрова концерттан соң аяклары авырту турында үзенең инстаграмына язып чыкты...

Узган атнада ТМТВ премиясе концерты гөрләтеп үтте. Премия хәйран озак, 6 сәгатьтән артык барды. Тантаны алып баручы Гөлназ Сәфәрова концерттан соң аяклары авырту турында үзенең инстаграмына язып чыкты.

Гөлназ Сәфәрованың кигән туфлиләре уңайсыз булган икән, алар аның аякларын яралап бетергән. «Мин сезгә аякларымны күрсәтсәм, күпләрегез куркуга калыр. Аякларымда канлы яралар. Кигән туфлиләрем матур булса да, нык уңайсызлар. Премия ахырына таба мин чак түзеп тордым, аяк бармакларым тоймый башлады, ничек түзгәнемне үзем генә беләм», дип яза әбисе бәйләгән башмакларын кигән Гөлназ.

Шул исәптән Гөлназ язылучыларына сораштыру да оештырып ала. Ул аякларына кигән башмакларны чәпәләйләр дип атый, «Ә сездә алар ничек дип атала?», дип сорый ул язылучыларыннан.

Автор: Г.Шәрәпова

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Если я сниму носочки и покажу Вам свои ноги, многие просто ужаснутся! Стертые в кровь ноги и водянистые мозоли – вот плата за красоту. А все из-за голубых туфелек @ekonikastyle , красивые снаружи и ужасно-ужасно жесткие изнутри. 6,5 часов шла премия ТМТВ, под конец я просто выла в голос от боли, а пальцы ног стали неметь, ходить в них было пыткой... . WTF???!!! . P.S ...Әби бәйләгән чәпәләйдән дә йомшак нәрсә юк. Сез ЧӘПӘЛӘЙнең нәрсә икәнен беләсезме ул??!!

Публикация от Gulnaz Safarova (@saffarka)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк