Логотип
Хәбәрләр

"TMTV" премиясен тапшыру тантанасы “Өченче биеклек" дип аталачак

(Казан, 26 февраль, "Татар-информ"). Татар музыкаль "TMTV" телеканалы премиясен тапшыру тантанасы “Өченче биеклек" дип аталачак һәм 21 апрельдә "Пирамида" концертлар залында узачак. Бу турыда "ТMTV...

(Казан, 26 февраль, "Татар-информ"). Татар музыкаль "TMTV" телеканалы премиясен тапшыру тантанасы “Өченче биеклек" дип аталачак һәм 21 апрельдә "Пирамида" концертлар залында узачак. Бу турыда "ТMTV" каналының матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Елдан ел дәрәҗәсе үсә барган масштаблы тантана лаеклы рәвештә татар шоу-бизнесының иң көтелгән чараларының берсенә әверелде. Заманча формат, грандиоз шоу, уйланылган образлар, тәэсирле тамаша һәм эстраданың бөтен каймагы җыелачак. "ТMTV-2018" тантанасы быел да провокацион стиленә тугры кала. Йөздән артык номинант һәм кырыктан артык лауреат - җиңүчеләр исемлегендә бары хит-парад лидерлары, тамашачы мәхәббәтен чын мәгънәсендә яулаган иң популяр йолдызлар гына. Яраткан җырчыларыбызның кайсы нинди номинациядә җиңәчәге ахырга кадәр интрига булып кала", диелгән әлеге хәбәрдә.

Оештыручылар музыкаль чараның төп идеясеннән сер ясамаска булган. Өченче тапкыр үтүче тантана “Өченче биеклек" исеме астында узачак. "Өч"  саны тамашаны башыннан ахырына кадәр озатып барачак, дип ышандыра оештыручылар.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк