TMTV премиясен тапшыру тантанасына эләгергә теләүчеләр өчен бәйге игълан ителде

(Казан, 23 март. "Татар-информ"). Татар музыкаль телеканалының «TMTV» премиясен тапшыру тантанасы быел 21 апрельдә «Пирамида» концертлар залында узачак.  "Эстраданың бөтен каймагын җыючы әлеге грандиоз бәйрәмгә барырга теләүчеләр өчен ике сөенечле хәбәребез бар", - дип анонс тарата TMTV каналының матбугат хезмәте.

"Беренчедән, билетлар инде сатуга чыкты, иң яхшы урыннарны алып калырга өлгерегез! Икенчедән, билет сатып алучылар өчен «ТMTV – 2018» премиясе супер бәйге игълан итә: яраткан җырчысы белән очрашу мөмкинлеге! Барлыгы 3 җиңүче булачак. Һәм шул бәхетле 3 җиңүчене 3 шәп бүләк көтә:

1 урын – яраткан җырчың белән ресторанда очрашу, аралашу, фотога төшү.

2 урын – яраткан җырчың белән «ТMTV – 2018» премиясенең кызыл келәменнән узу.

3 урын - «ТMTV – 2018» премиясендә җиңү яулаган яраткан җырчың белән сәхнә артында очрашып фотога төшү.

Конкурсның бөтен шартлары белән «TMTV» татар музыкальтелеканалының рәсми инстаграм аккаунты аша танышып була -@tmtvonline:p>

Бәйге инстаграмда узачак! Нәтиҗә ясау көне - 16 апрель!

Барлык катнашучыларга да чын күңелдән уңышлар телибез!" - диелә хәбәрдә.

TMTV каналы тамашачыларга сорау белән дә мөрәҗәгать итә: "Ә сез кызыл келәмнән эстрадабызның кайсы йолдызы белән үтәр идегез?"

 

татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
212
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Күңелсез хәбәр: Хәмдүнә Тимергалиева вафат
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы