Логотип
Хәбәрләр

Әтнәдә "Мин сине сагынам" фильмын төшерәләр

Әтнәдә "Мин сине сагынам" фильмын төшерәләр. Бу фильм Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан күрсәтеләчәк. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Кичә Олы Мәңгәр, Мөндеш басуларында сугыш вакытындагы урып-җыю к...

Әтнәдә "Мин сине сагынам" фильмын төшерәләр. Бу фильм Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан күрсәтеләчәк. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Кичә Олы Мәңгәр, Мөндеш басуларында сугыш вакытындагы урып-җыю күренешләрен төшерә башладылар. Моны сөйләп кенә аңлатып булмый. Шактый мәшәкатьле эш. Төшерүчеләргә дә, уйнаучыларга да шактый тирләргә туры киләчәк. Башкарып чыгачакларына ышаныч зур. 

Фильмда нәкъ менә Бөек Ватан сугышы көннәрендә дистәләгән мең ятим баланы үзенә сыйдырган Татарстан хатын-кызларының батырлыгы күрсәтеләчәк, тылдагы хезмәте турында сөйләячәк.

Әтнә районы җирләре, бигрәк тә Олы Мәңгәр, Мөндеш авыллары басулары, Рафис Сәләхетдинов җитәкләгән Олы Мәңгәр халык театры коллективы "Мин сине сагынам" фильмын төшерү төркемен һәм актерларын кабул итәчәк. Шулай ук үзләре дә бу фильмда төшәчәкләр, дип хәбәр ителгән иде.

Автор:Сүрия Мингатина

Фото: atnya-rt.ru

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк