Логотип
Хәбәрләр

әтнә театры артисты Алинә Сидеева: «Үземне танымыйча озак кына шаккатып басып тордым»

Бу хакта Алинә үзе болай дип сөйләгән: «Мин «Зөләйха кузләрен ача» фильмында катнашыр өчен 30-60 яшьлек ир-атлар hәм хатын-кызлар кирәк дигән игъланга тап булдым, шуннан, алар сорагач, уземнең 5-6 фот...

Бу хакта Алинә үзе болай дип сөйләгән: «Мин «Зөләйха кузләрен ача» фильмында катнашыр өчен 30-60 яшьлек ир-атлар hәм хатын-кызлар кирәк дигән игъланга тап булдым, шуннан, алар сорагач, уземнең 5-6 фотомны, буй-сынымны, авырлыгымны, кием hәм аяк кием размерын язып җибәрдем. Биш минут та узмады, «записаны» дип хәбәр килде. Урман кисүче, повар, поселенка роленә кешеләр эзлиләр иде, мине поселенка булырсың, дип киендерделәр. Съёмкалар Лаешта барды, елга буена Семрук дигән бер зур авыл диярлек төшерү урыны төзеп, әзерләп куйганнар. Шуңа курә елга ярында булуыбызга карамастан, суык булмады, шунда кереп җылындык. Бик куп рәссамчылар, гримёрлар, актёрлар, массакүләм кешеләре катнаша. Зур проект бара. Гримёрлар йөземне, кулларымны тигез итеп алынмаган «загар» төсенә буядылар, каш-керфекләремне янып беткән тонык төскә мандылар. Каты хезмәттән тырнаклар асты былчыракка баткан сыман итеп сыладылар. Башта көзгедән үземне танымыйча озак кына шаккатып басып тордым. Миңа эшләп хәлдән талган ханымның кыяфәтенә керергә кирәк булды. Андый персонаж образларын чын куңелдән теләп башкарам. Костюмер, гримёр эшләренең җае ошады. Һәрбер артистның тырнак очларына кадәр игътибарлы булулары гаҗәпләндерде. Чулпан Хаматова минем яраткан актрисаларымның берсе, мине аның әле хәйрия белән шөгылләнуе узенә җәлеб итә. Минем өчен Чулпан Хаматова, Юлия Пересильд белән бер мәйданчыкта төшү, узе бер бәхет булды».

Фото: артистның шәхси аккаунтыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк