Логотип
Хәбәрләр

Әтнә театры Казандагы гастрольләренә чакыра

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Әтнә дәүләт драма театрының Казандагы гастрольләренә багышланган матбугат конференциясе узды. 27 февральдә һәм 26 мартта Казан тамашачысына Татар дәүләт «Әк...

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Әтнә дәүләт драма театрының Казандагы гастрольләренә багышланган матбугат конференциясе узды. 27 февральдә һәм 26 мартта Казан тамашачысына Татар дәүләт «Әкият» курчак театры сәхнәсендә М.Метерлинкның «Бәхет кошы» феериясе күрсәтеләчәк.

Морис Метерлинк әсәре буенча куелган «Бәхет кошы» феериясе балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә кызыклы, яңача спектакль. Пьесаны татарчага Татарстан Республикасының атказанган артисты Марат Мәхмүт улы Хәбибуллин тәрҗемә итте. Режиссеры – Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, театрның баш режиссеры Рамил Радик улы Фазлыев. Рәссамы – Геннадий Сергеевич Скоморохов. Композиторы – Юрий Владимирович Фёдоров. Хореографлар – Лилия Александровна һәм Айрат Әнвәрович Баһаветдиновлар (сәнгать дөньясына алар «Дорога из города» бию театры аша таныш). Спектакльнең премьерасы театрның 100 еллык юбилее уңаеннан 2018 елның 28 декабрендә тәкъдим ителде.

Мюзиклда 60ка якын бала катнаша, әлеге хәл – татар театрлары арасында беренче тапкыр. Спектакльдә катнашучы балалар – барысы да Әтнәнеке, алар – «Созвездие-Йолдызлык» фестивале гран-при ияләре «Алчәчәк» бию төркеме, «Конфетки» ансамбле, Әтнә сәнгать мәктәбенең театр сыйныфы укучылары.

Фото: А.Габдуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк