Логотип
Хәбәрләр

Әтнә театры Кыргызстаннан татар диаспорасы вәкилләрен кабул итте

17 апрельдә Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрына Кыргызстаннан бер төркем милләттәшләребез кайтты. Хәтерләсәгез, узган көздә Әтнә театры Бишкәк шәһәрендә Чыңгыз Айтматовның «Гүзәлем Әсәл» спе...

17 апрельдә Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрына Кыргызстаннан бер төркем милләттәшләребез кайтты. Хәтерләсәгез, узган көздә Әтнә театры Бишкәк шәһәрендә Чыңгыз Айтматовның «Гүзәлем Әсәл» спектаклен тәкъдим иткән иде. Спектакль ул чакта Кыргызстанның бөтен шәһәрләренә телевидение аша турыдан-туры трансляцияләнде. Әтнәлеләрне бик яратып калган милләттәшләребез, Казанга Бөтендөнья татар хатын-кызларының съездына килгәннән соң, театрыбызны, артистларны сагынып, Әтнәгә кайтып килергә дә җай таптылар. Әтнә театрын, аның тарихын, Олы Әтнәнең табигатенә, авылның төзеклегенә, мәчетенә, Гатаулла бай Даутов утарындагы музейга сокланып, чын татар мохитенә, мәдәниятенә, теленә гаҗәпләнеп, ләззәтләнеп йөрделәр.

«Туган тел» татар-башкорт мәдәни үзәге рәисе Гөлсинә Хәйдәр кызы Үлмәсколова: «Сез бит Бишкәк тамашачысын елатып киттегез! Айтматов әсәрен әдипнең Ватанында шулай уйнар өчен никадәр талантлы булу кирәк! Без сезне яраттык! Сездән яшьлек рухы, чын татар рухы бөркелә! Сезнең чын әдәби телдә сөйләшүегезне тыңлау гына да зур бәхет. Әтнә театрын кабат үзебездә көтәбез. Кыргызстанның башка шәһәрләрендәге татарлар да сезнең театр белән очрашу хакында хыяллана. Ә Әтнә – безнең өчен хәзер Казан кебек үзенә тартып торучы рухи кыйбла. Биредә җан рәхәте, моны сүзләр белән генә аңлатып та булмый!»

Фәридә Туликеева: «Мин Казанда, гомумән, Татарстанда беренче тапкыр! Ата-бабаларымның туган җиренә аяк басуымның сөенечен мин әле акылым белән аңлап та бетерә алмыйм. Шушы тәүге килүемдә Казан арты, Әтнә төбәгендә – чын татар мохитендә булуым – минем өчен могҗизага тиң».

Текст һәм фото: Гөлүсә Батталова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк