Логотип
Хәбәрләр

Әтнә театры Махачкалада театр фестивалендә катнаша

Бүген Әтнә дәүләт драма театры Махачкаланың Горький исемендәге Дәүләт республика рус драма театры сәхнәсендә "Югалган көн" спектаклен тәкъдим итә. Аяз Гыйләҗевның "Югалган көн" драматик повестен теат...

Бүген Әтнә дәүләт драма театры Махачкаланың Горький исемендәге Дәүләт республика рус драма театры сәхнәсендә "Югалган көн" спектаклен тәкъдим итә.

Аяз Гыйләҗевның "Югалган көн" драматик повестен театрның баш режиссеры Рамил Фазлыев сәхнәләштергән.

Әтнә театры Каспий буе дәүләтләренең милли театрлары халыкара фестивалендә катнаша. Фестиваль 22-29 апрель көннәрендә Дагыстан Республикасы башкаласында беренче тапкыр уза.

Фестивальдә Азәрбәйҗан, Казахстан, Төркмәнстан, Ингушетия, Төньяк Осетия, Карачай-Черкесск, Кабардино-Балкария, Адыгея, Калмыкия һәм башка республикалардан театр коллективлары катнаша. 


 татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк