Әтнә театрына нигез салучы вафат
Бүген Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрына нигез салучы, театр дөньясында мәшһүр шәхесләрнең берсе булган Гомәр Ханнан улы Мәрдәнов вафат булды. Бу мәгълүматны Әтнә татар дәүләт театры...
Бүген Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрына нигез салучы, театр дөньясында мәшһүр шәхесләрнең берсе булган Гомәр Ханнан улы Мәрдәнов вафат булды. Бу мәгълүматны Әтнә татар дәүләт театры директоры Ленур Зәйнуллин раслады.
«Гомәр Мәрдановка 88 яшь иде. Соңгы арады бик авырды», - диде театр директоры.
Гомәр Мәрданов иртәгә Әтнә авылы зиратына хатыны Җәүһәрия кабере янында җирләнәчәк. Озату мәрасиме 10.00 сәгатьтә башлана. Туганнары теләге буенча өеннән озатылачак.
Гомәр Мәрданов озак еллар Әтнә халык театрын җитәкләгән шәхес. 2018 ел ахырында Әтнә театрының 100 еллык юбилеенда да катнашты.
Чыганак: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк