Логотип
Хәбәрләр

Әтнә театрында "Әни килде" спектаклендә төп рольне Наилә Гәрәева башкара

Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрында Шәриф Хөсәеновның "Әниемнең ак күлмәге" ("Әни килде") спектаклендә төп рольне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры актрисасы, Россиянең атказа...

Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрында Шәриф Хөсәеновның "Әниемнең ак күлмәге" ("Әни килде") спектаклендә төп рольне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры актрисасы, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Наилә Гәрәева башкара. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.

  • Премьера 22 һәм 23 июньдә булды. Спектакльнең режиссеры - Рамил Фазлыев.

“Әтнә сәхнәсендә уйнау миңа бик зур дәрәҗә, чакырганыгызга да, артистларга да, тамашачыларым сезгә дә”, дип әйткән Наилә Гәрәева, премьерадан соң.

Шәриф Хөсәеновның "Әни килде" спектакле Галиәсгар Камал театры тарихында мөһим урын алып тора. Әлеге пьесаны Камал театры сәхнәсендә режиссер Марсель Сәлимҗанов ике мәртәбә 1970 һәм 1999 елларда сәхнәләштерде. Спектакльнең уңышы кызу фикер алышуларга, Россия һәм Татарстан матбугатында күп кенә мәкаләләр басылуга сәбәпче булды, диелгән әлеге хәбәрдә.

  • 1970 елда Наилә Гәрәева Римма ролен башкарса, 1999 елны төп роль - Әни ролен уйнады.

"Спектакльдән гашыйклык атмосферасы бөркелеп тора. М.Сәлимҗанов аны әйбәт ритмда сәхнәләштергән, бу спектакле белән ул үзен характерларны психологик яктан тирәнтен ачу юнәлешендә үтемле итеп эшли алучы режиссер буларак күрсәтте", дип язган И.Романов "Театр" журналында.

  • Ана күңеле – балада, бала күңеле – далада, диләр. Әлеге гыйбарә ни дәрәҗәдә дөреслеккә туры килә? Үлгәнче үзенең баласы турында кайгыручы ана белән тормыш мәшәкатьләре арасында әнисе өчен вакыт таба алмаган бала язмышы шулкадәр таныш – Ананың балалары инде үсеп, кеше булганнар, кошлар сыман кайсы-кая таралышып беткәннәр. Тормыш көтәр өчен инде әни кирәк тә түгел, Сәяр Ана хәер-фатихасыннан, туганнары хуплавыннан башка өйләнеп куйган. Һәркемнең үз мәшәкате – көндәлек ыгы-зыгыларда Ана, аның яшәү белән үлем арасында ялгыз басып калуы кемгә генә кирәк соң? Шәриф Хөсәеновның “Әниемнең ак күлмәге” драмасы моннан ярты гасыр элек иҗат ителүенә карамастан, әле дә җәмгыятебезнең авырткан ярасына кагыла, Ана һәм бала, туганлык, кешелеклелек кебек мәңгелек сораулар хакында уйга сала. 

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк