Логотип
Хәбәрләр

«Төне буе көттем мин моны»

Берничә көн элек җырчы Салават Миңнеханов инстаграм дуслары белән шатлыгы белән уртаклашты. Җырчы күптән көтелгән посылкасын алган.

Берничә көн элек җырчы Салават Миңнеханов инстаграм дуслары белән шатлыгы белән уртаклашты. Җырчы күптән көтелгән посылкасын алган.

«Төне буе почта бүлегенең ачылганын көттем!» – дип сүзен башлый артист. Баксаң, җырчы совет заманы кул сәгатьләрен җыя икән. Полёт заводында 1990 елларда чыккан МИГ-29 моделен бик озак эзләгән булган. Шуңа да әлеге сәгатьне сатып алганына чиксез куана.

Сүз уңаеннан, өегездә совет чорындагы кул сәгате булса, Салават Миңнехановка мөрәҗәгать итә аласыз. Ул аны сатып алырга әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк