Логотип
Хәбәрләр

ТНВ каналы «Көтелмәгән кунак» кинокомедиясен тәкъдим итте

Бүген ТНВ каналы үзенең «Көтелмәгән кунак» кинокомедиясен тәкъдим итте. Сериал эфирга шимбә, 22 сентябрьдә, сәгать 15.30 чыгачак. Бүген бу хакта сериалның режиссеры – Татарстанның атказанган артисты һ...

Бүген ТНВ каналы үзенең «Көтелмәгән кунак» кинокомедиясен тәкъдим итте. Сериал эфирга шимбә, 22 сентябрьдә, сәгать 15.30 чыгачак. Бүген бу хакта сериалның режиссеры – Татарстанның атказанган артисты һәм сәнгать эшлеклесе Нурания Җамали хәбәр итте. «Көтелмәгән кунак» – 5 сериядән тора торган кинокомедия. Һәр серия 35-40 минут бара.«Көтелмәгән кунак»ның авторлары – язучы Халисә Ширмән һәм Нурания Җамали. Продюсеры – шәхси эшмәкәр Равилә Шәйдуллина. Операторы – Максим Бикмуллин; тавыш режиссеры – Ринат Хәйруллин; композиторы – Зөлфәт Вәлиуллин. Артистлар: Илдус Әхмәтҗанов, Фәнис Җиһанша, Дания Нуруллина, Фирая Әкбәрова, Рамил Вәҗиев, Алсу Вәҗиева, Ришат Әхмадуллин, Люция Хәмитова, Йосыф Бикчәнтәев, Наилә Кәримова, Гөлнара Нигъмәтуллина.

«Көтелмәгән кунак» сериалы режиссеры Нурания Җамали кинокомедиянең сюжет сызыгы турында сөйләде. «Сез әле яшьләр. Сез лаеклы ялга киткән әти-әниләрегезне күзалдыгызга китерегез. Алар инде вакытны күбрәк оныклар белән уздыра, чөнки балалар инде үсеп җиткән. Сез өлкән яшьтәге кешегә бернәрсә дә кызык түгел, дип уйлыйсыз. Юк, алай түгел. Кеше, пенсиягә чыкканнан соң, үзен югалтырга тиеш түгел. Аларны бөтен нәрсә дә кызыксындыра. Сериалда сүз өч гаилә турында бара. Һәр гаиләнең үз тормышы, үз язмышы, үз проблемалары. Һәм шул ук вакытта ул өч гаиләнең проблемасы бер үк кешенең гаиләсе булып тоела. Бу тормышка һәм яшәешкә мәдхия булып тора», - диде Нурания Җамали.

Кинокомедиянең продюсеры Равилә Шәйдуллина сериалны караганнан соң туган уй-хисләре белән уртаклашты. «Без бу фильмны өченче көн карадык. Фильмны карагач, миндә гаҗәп бер тойгы уянды. Халисә ханым хәзерге вакытны яхшы тасвирлаган. Сериал үзебезнең әти-әниләребезгә, әби-бабаларыбызга мәрхәмәтле булыйк дигән фикер уята. Нурания ханым, Халисә ханым, сезгә шушы мәсьәләне күтәргәнегез өчен зур рәхмәт. Һаман мәхәббәт дип кенә яшәп булмый бит инде. Минемчә, шушы фильмнан соң Татарстанның бөтен әбиләре Илдус әфәндегә гашыйк булачак», - диде Равилә Шәйдуллина.

Сценарий авторы Халисә Ширмән фильмның нинди максаттан төшерелүен әйтте. «Чыннан да, пенсиягә чыкканнан соң кеше үз-үзен югалтырга тиеш түгел дигәне – бер проблема. Икенче проблема – без үзебезнең йортларыбызда шулкадәр яшеренгәнбез. Без хәзерге көндә күршеләребездә кем яшәгәнен дә белмибез. Монда шәһәрләр һәм коттедж поселоклары турында сүз бара. Хәтта күршеләребезне дә танымыйбыз. Ә бит безнең бабайларыбыз, әбиләребез шулкадәр аралашып яшәгән вакытлар булган. Күңелле итеп бергә кичке уеннар уздырган вакытлар да булган. Нишләп шул вакытларны кайтармаска? Нишләп аралашмаска? Без менә шул турыда да әйтергә теләдек», - диде Халисә Ширмән.

22 сентябрь көнне «Көтелмәгән кунак» кинокомедиясе алдыннан «Фильм турында фильм» дигән кино да күрсәтеләчәк.

татар-информ

Динә Йосыпова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк